Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Конфедерацияләр Кубогын үткәрү чорына киңәшләр - хокук саклау органнары

Киңәшләр арасында һәрвакыт кул астында булырга тиешле телефон номерлары бар.

Июнь аенда Казанда FIFA Конфедерация уеннары үткәрелүе сәбәпле, Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга кеше күп булган урыннарда үз-үзеңне ничек тотарга, нәрсәгә аерым игътибар юнәлтергә кирәклеге турындагы киңәшләр бирделәр. Бу хакта "Татар-информ"га хокук саклау органнарында хәбәр иттеләр.

Тәртип саклаучылар гражданнардан - спорт корылмаларына, транспорт объектларына, шулай ук чемпионатны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга карата кирәгеннән артык игътибар күрсәткән; химик реактив, агу һәм терактларда файдаланыла торган матдәләр белән кызыксынучыларга битараф калмауны сорый. Шулай ук спорт һәм теләсә нинди башка объектларга төргәктә әйбер илтү, яки берәр нәрсәне нык күзәтеп торучылардан читтә булырга куша.

Кыска вакытка торак арендалаган, шулай ук кеше күп була торган урыннарда ел фасылы буенча киенмәгән затларга да игътибар итү зарур.

Иясез яки шикле әйбергә тап булганда, кичекмәстән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, шул исәптән аноним рәвештә дә хәбәр бирергә була.

Түбәндәге телефон номерлары кул астында булырга тиеш:

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы: 291-35-28, 291-23-40, 291-24-40, 291-20-02;

Россия федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе: 231-45-55:

Россия федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча Идарәсенең күп каналлы телефоны: 231-49-00.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев