Конфедерацияләр кубогы матчларыннан соң тамашачыларны Казанда 130 автобус таратачак
Уеннарга кадәр һәм уеннардан соң өстәмә рәвештә шаттллар "Казан-Арена" һәм аэропорт, аэропорт һәм тимер юл вокзаллары арасында йөриячәк.
Конфедерацияләр кубогы уеннары матчларыннан соң Казанда һәр көнне тамашачыларны өйләренә шәһәр буйлап 130 автобус таратачак. Бу хакта, бүген башкала мэриясендә узган матбугат конференциясендә Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.
Совет һәм Идел буе районнары, Дәрвишләр бистәсе юнәлешләрендә "Ветеренария академиясе" тукталышыннан китәргә мөмкин булачак. Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров һәм Вахитов районннарына җанатарлар Ямашев проспектындагы яңа тукталыштан китә алачак.
Матчлар башланганчы һәм тәмамлангач шаттллар өстәмә рәвештә,"Казан-Арена" һәм аэропорт шулай ук аэропорт белән "Казан-1", "Казан-2" тимер юл вокзаллары арасында йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев