Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Конфедерацияләр кубогы: Криштиану Роналду – Португалия җыелмасы составында

Португалия футбол җыелмасы Россиядә узачак Конфедерацияләр кубогында катнашыр өчен составын игълан итте.

Португалия футбол җыелмасы баш тренеры Фернандо Сантуш 2017 елгы Конфедерацияләр кубогында катнашу өчен уенчылар исемлеген игълан итте.

Россиядәге уеннарга Португалия командасы көчле состав белән килә. Исемлеккә эләккән 23 уенчы арасында футбол йолдызы, Мадридның «Реал» командасы футболчысы Криштиану Роналду да бар.

Португалия җыелмасының тулы составы: капкачылар - Бето («Спортинг»), Хосе Педро Сеа («Порту»), Руй Патрисио («Спортинг»), сакчылар - Бруно Алвеш («Кальяри»), Суареш Седрик («Саутгемптон»), Элизеу Перейра душ Сантуш («Бенфика»), Жозе Фонте («Вестхэм»), Луиш Нету («Зенит»), Нелсон Семеду («Бенфика»), Пепе («Реал» Мадрид), Рафаэль Геррейро («Боруссия» Дортмунд), ярымсакчылар - Андре Силва («Спортинг»), Андре Гомеш ("Барселона"), Данилу Перейра («Порту»), Жоау Мариу («Интер»), Жоау Моутиньо («Монако»), Пицци («Бенфика»), Вильям Карвалью («Спортинг»), һөҗүмчеләр - Андре Силва («Порту»), Бернардо Силва («Монако»), Криштиану Роналду («Реал» Мадрид), Жельсон Мартинш («Спортинг»), Нани («Валенсия»), Рикарду Куарежма («Бешикташ»).

Исегезгә төшерәбез, 17 июнь - 2 июль көннәрендә Россиянең дүрт шәһәре - Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи футбол буенча Конфедерацияләр кубогын кабул итеп ала. Португалия футболчылары Россия, Мексика һәм Яңа Зеландия белән бер төркемдә уйный.

18 июньдә "Казан Арена" стадионында Португалия - Мексика матчын тамаша кылып булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев