Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көнче ир яшь хатынын машинада бикләп куеп яндырган

Красноярск крае буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 9 июльдә гөмбә җыючы ир-ат Свищево авылы янында, Красноярскидан 9 км ераклыкта, урманда янган «Лада Приора» машинасына күрүен полициягә әйтә.

Урынга килгән оперативник салонда кеше калдыклары таба. Машина номерлары урында булмый.

Хокук саклаучылар ВИН-номер буенча транспорт хуҗасын таба, ул Хабаровск шәһәре кешесе булып чыга. Шул чакта Хабаровскида яшәүче ир-ат 27 яшьлек улы һәм 20 яшьлек килене югалуын да хәбәр иткән.

Мәрхүм кеше Хабаровскида яшәүче 20 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 7 июльдә Красноярск краенда «Лада Приора» машинасы йөрүе билгеле була. Аннары Хабаровскидан мәгълүмат килә – 28 июньдә югалган егетнең атасы Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Ир-ат улының телефонга җавап бирмәвен, аның белән бергә 20 яшьлек хатыны да юкка чыгуын әйтә.

Егетне эзли башлыйлар һәм 11 июльдә Мәскәүдә аэропортта тоткарлыйлар. Ул бирегә Новосибирскидан очып килгән. 13 июльдә Красноярск тикшерүчеләре бу кешедән сорау ала.

Бу кеше июнь азагында хатыны белән Хабаровскидан чыгып китүен, күзе кая карый – шунда баруларын әйтә. Башта Казахстан чигенә таба барырга җыенганнар, шуннан туган ягы – Таҗикстанга китмәкче булган. Ләкин алар хатыны белән көнчыгышка таба киткән һәм Красноясрк краена барып чыккан.

Ир-ат хатынын үтерүне алдан планлаштырганмы – әлегә билгесез. Ул Красноярскига килеп җитәр алдыннан кисәк кенә урманга таба китә. Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, «машинадан чыккач, хатынын салонда бикләп куя, машинага бензин сибә һәм ут төртә». Аннары ул качып китә, машина номерын да үзе белән ала. Новосибирскига оча, аннары – Мәскәүгә. Җинаятен көнчелектән кылуын әйткән, диелә хәбәрдә.

Ир-атны тоткарлаганнар, ул СИЗОда, җинаять эшен тикшерү бара.

 

Бу хакта Интертат: иң популяр татар сайты яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев