Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Комсомоллар, бүгенге бәйрәм белән Сезне!

Замана тагын нинди үзгәрешләр әзерләр, без үзгәрешләр чорын күргән буын, анысына да түзәрбез, исән-сау булыйк!

Фото: редакция архивыннан

Комсомол туган көн бар иде! Комсомолда тәрбияләнүчеләр, Леонид Ильич Брежневның әсәрләрен көн-төн өйрәнеп, комсомолга кергәннәр генә белә бу бәйрәмне. Комсомол булу зур дәрәҗә иде, ул оешмага керүчеләргә пионер галстугын салдырып, комсомол значогын тагалар, ВЛКСМ дип язылган иде анда.

Искә ала торган хатирәләр байтак, укырга керүгә октябрят буласың, аннан зурлап пионерга алалар, кызыл галстук тагып көзге алдында әйләнү- зур горурлык. Комсомол исемен лаеклы йөртүчеләр партиягә кабул ителәләр, коммунист буласың!

Менә шундый заманда яшәп, шулай тәрбияләнгән балалар без. Ә бүген комсомоллар юк, хәзерге балалар аны ишетеп тә белмиләр бугай инде.

Ә сез хәтерлисезме, дуслар? – "Коммунизмда яшәп калганбыз икән", дип сөенәсезме? Сагындырамы ул чаклар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев