Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Композитор Урал Рәшитов: «Туган як»ны хәзер Elvin Grey җырлаячак»

Урал Рәшитов - «Туган як», «Әлдермеш», «Кызыл розалар» кебек мегахитлар авторы. Композитор бүгенге көндә Уфада яши, берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итүеннән туктамый.

Һәр җырның - үз язмышы. «Туган як» башта Айдар Галимов өчен языла. Әмма аңа җыр ошамый һәм Айдар аны төркемендә бэк-вокалистка булып эшләгән Вәсиләгә бирә. Яшь җырчы ризалаша, «Туган як»ны яздыра. Әмма соңыннан: «Кеше ул җырдан баш тарткач, димәк, ул уңышлы булмаячак», - дип бик озак икеләнеп йөри. Ә бүген?! Ул татар-башкорт халкының иң популяр җыры!
- Бар иҗат иткән җырыгыз да хит булмавы күңелегезне төшермиме?
- Юк инде, хитлар атып торган автомат түгел бит мин. Җырларымны халык «күтәреп» алганга сөенеп яшим. Казанда узган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышында «Туган як» җыры башкарылуына аеруча сөендем. Димәк, ул җырны 200гә якын дәүләт ишетте, һәркайсына ул видеоязма булып китте. Чемпионатта залда утырган күп танышларым миңа шундук шалтыратып, шатлыгымны уртаклашты.
«Туган як» - татар-халкының гимны дип әйтер идем. Вәсилә үлгәч, зур сәхнәдә аны башкаручы юк. Бу эшне, ышанып, Радик Юльяк­шинга тапшырам. Җырчы белән очраштык, бу хакта сөйләштек. Уртак фикергә килеп, җырның сүзләрен үзгәртергә булдык. Мөгаен, иң шәп шигырьгә конкурс та игълан итәрбез.
- «Туган як» тиз арада танылды һәм, миңа калса, ул - мәңгелек хит.
- Башка җырлардан аерылып торган «Туган як» җырын иҗат итәргә Queenның «We will rock you» җыры этәргеч булды. Мәрхүмә Вәсилә студиямә килеп, җырны яздырганнан соң, радиога бирергә булдым. «Шундый җыр буламыни, әзрәк баян булса да өстәгез», - дип кире бордылар. Үзгәртмәдем, шул килеш калдырдым. Кемнедер тыңлап, баян өстәгән булсам, туган як турындагы гадәти җыр килеп чыгар иде. Сәнгатьтә кыю булып, үзеңнекеңдә тора белергә кирәк.
Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев