Компьютерым булса ишегалды себерүче булыр идем
Ике тамчы зирәклек Ишегалды себерүче турында
Бер ярлы бай оешмага ишегалды себерүче булып эшкә урнашырга килә. Кадрлар бүлегендә аңа төрле сораулар бирәләр, тест уздыралар һәм ниһаять:
– Котлыйбыз, без сезне алабыз! – дип хәбәр итәләр. – Үзегезнең электрон почтагызны калдырыгыз – без сезгә эш графигын шунда җибәрербез.
– Дөресен генә әйткәндә, минем хәтта компьютерым да юк, – ди бу кеше, – ә электрон почтам юк та юк инде...
– Кызганычка, болай булгач, без сезне эшкә ала алмыйбыз. Сез виртуаль юк, ә бездә эшләүчеләр белән оператив элемтә һәм нәтиҗәле команда хезмәте – оешманың төп кагыйдәсе.
Нишләсен инде, бу кеше кәефе кырылып чыгып китә һәм компьютер алырлык акча ничек эшләп алырга диеп баш вата. Кесәсендә нибары 250 сум бар.
Ул бер әбидән очсыз бәягә 10 кг алма сатып ала һәм кеше күп йөри торган урамга барып «тәмле һәм файдалы, экологик чиста алмалар»ын сатып та бетерә. Берничә сәгать эчендә аның башлангыч капиталы ике тапкыр арта, ә 6 сәгатьтән соң – ун тапкырга. Шулай итеп ул, башка кешегә бил бөкми генә дә яшәп булуын аңлый.
Вакыт уза, бу кеше машина сатып ала, башта кечкенә генә киоск ача, аннары кибет, ә биш елдан – супермаркетлар челтәре хуҗасы була. Һәм бер көнне үзенең бизнесын иминиятләштерергә тели. Иминият агенты аннан, файдалы тәкъдим юллар өчен, үзенең электрон почтасын калдыруын сорый. Безнең бизнесмен, берничә ел элек кебек үк, ни компьютеры, ни электрон почтасы булмавын әйтә.
– Шаккатмалы! – дип исе китә агентның, – шундый зур бизнес, ә хәтта шәхси компьютеры да юк! Әгәр дә булса ниләргә ирешеп бетәр идегез?!
Моңа бизнесмен:
– Бер оешмада ишегалды себерүче булыр идем, –дип җавап бирә.
Гыйбрәт: әгәр дә сезнең нәрсәгез дә булса юк икән, бәлки аның сезгә кирәге дә юктыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев