Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Компенсация кемнәргә бирелә?

Дәүләт Думасында 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга яңа түләү турында закон кабул ителгән.

Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта кайбер россия леләр, шул исәптән 50 яшькә җиткән кешеләр өчен яңа акчалата компенсация кертергә мөмкинлек бирәчәк закон проектын кабул итте, дип хәбәр итә PRIMPRESS.


Документ нигезендә төрле ведомстволарда һәлак булган яки үлгән хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары өчен яңа акчалата компенсация кертелә. Сүз янгынга каршы федераль хезмәт, җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәте, башкарма хакимиятнең хәрбиләштерелгән органы һәм суд приставларының федераль хезмәте турында бара.


Әгәр әлеге дәүләт хезмәтләрендә эшләүче вазифаларын үтәгәндә һәлак булса, аның гаилә әгъзаларына яңа компенсация булачак. Акча гражданнарга ай саен килә башлаячак.


Түләү күләме хезмәткәрнең хезмәт хакы һәм туендыручысын югалту буенча пенсия арасындагы аерманы тәшкил итәчәк.


Компенсацияне төрле категория гражданнар, әйтик, кабат никахка кермәгән 50 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 55 яшькә җиткән ир-атлар, инвалидлар, шул ук яшькә җиткән яисә инвалид булган ата-аналар, югары уку йортында көндезге бүлектә укыган 18 яки 23 яшькә кадәрге балалар, шулай ук бу яшьтән өлкәнрәк балачактан инвалидлар, үлгән яки һәлак булган хезмәткәр тәрбиясендә булган кешеләр ала алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев