Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар акча янчыгына тагын да көчлерәк «бәрә»

ЗВКС яшел үзәнлеләрнең акча янчыклары өчен борчыла.

2025 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурыч суммасына пенялар исәпләгәндә Россия Үзәк Банкының гамәлдәге төп ставкасы кулланыла – хәзер ул 21% тәшкил итә.

Шулай итеп, түләү вакытыннан узган һәр көн кыйммәтләнә бара. Пени бөтен бурычка исәпләнә, хәтта 2025 елга кадәр җыелганына да.

Элегрәк торак-коммуналь бурычлар өчен ставка 9,5% дәрәҗәсендә иде.

Исегезгә төшерәбез, бурыч суммасы 3 меңнән артканнан соң, эш судка җибәрелә.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!
Су белән тәэмин итү һәм су агызу хезмәтләренә пеня түләү буенча бурычларны һәм өстәмә чыгымнарны булдырмас өчен коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләгез.

ЗВКС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев