Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Көндез кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кызу көннәрнең берникадәр чигенүен хәбәр итә.

Синоптиклар фаразына караганда, бүген - 23 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.


Көндезге һава температурасы Татарстанда 22-27 градус җылы булачак. Иң кызу температура Татарстанның төньяк-көнчыгышында булыр дип көтелә.

24 июньгә каршы төн бераз яңгырлы була. Һава температурасы 13 градус җылы.

Чыганак - Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев