Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

К.Маркс урамында хатын-кызның кулбашына пычак кадаганнар

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 912 чакыру килгән.

Шуларның 550се – шәһәрдән, 362се районнан булган. 493 кешене гос­питализацияләгәннәр: 336сы – шәһәрдән, 157се – районнан.

К.Маркс урамында танышы кулбашына пычак кадаган 44 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру булган. Аны хирургиягә китергәннәр.

Украинская урамында 2нче каттан егылып төшеп, умыртка сөяген сындырган 39 яшьлек исерек хатын-кыз янына медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.

Васильевоның «Драйв парк»ында квадроциклдан егылып, кулбаш сөяген, кабыргаларын сындырган 46 яшьлек иргә медиклар ярдәм күрсәткән. Зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.

Столичная урамында билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 35 яшьлек исерек иргә ярдәм таләп ителгән. Аны травматологиягә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев