Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Клара Филиппова: “Бу очрашу файдалы булды!”

Бик кайгылы, югалтулардан соң, милләтемә ярдәм итәргә көчем җитә алырмы, дигән уйларым белән акыллашканнан соң, 30 ел аралыгында күп эшләр башкарылды, дип исән чакта дәвам итәргә булдык. Бердән-бер милли-мәдәни мирасны саклап яшь буыннарга ирештерү максатында үз теләкләре белән эшләргә чиратта торучылар күренми, әлегә.


1986 елдан бүгенге көнгә кадәр А.С.Филипповны зур тырышлыгы һәм ярдәме белән, минем башка килгән идеяларны тормышка ашырырга тырышу нәтиҗәсендә, 1991 елда татар гимназиясен, 1995 елда милләттәшләребезнең соравын канәгатьләндереп, мөстәкыйль татар телендәге "Яшел Үзән" газетасын, укучыларыбызга тәкъдим иттек. Мәктәпләрдә, "Родина", Горький исемендәге мәдәният сарайларында ата-аналар җыелышларын системалы үздырулар зур каршылыклар аша тормышка ашырылды. Безнең шәһәр халкы урысча гына укый, аңлый безгә татар теле кирәк түгел, дигән җитәкчеләребезгә, милли аң һәм аның тирән кешелек сыйфатларын, милли гореф-гадәтләребезне саклауда, үз ана телендә аралашуның мәгънәсен төшендерү бүгенге көндә дә бик авыр бара. Минем белән татарча сөйләшмә, дигән чиновник артыннан чаба-чаба йөрүдән туйсам да, милли-мәдәни мирасны саклау өскә калка шул!
2003 елдан бирле авыллар темасына фәнни һәм системалы эшләү нәтиҗәсе буларак "Авылымның алсу таңнары" проектыбызны милләттәшләребез үз итте, ә безнең башлангыч турында авылларыбыз, үз тырышлыкларын куеп нинди күркәм чаралар уздырып республикабызны бизиләр. Онытыла башлаган, перспективасыз авыл дип тарих битләрен ертып ташларга һәм бу омтылышка каршы чыгып, Т.Урысбага җирлегенә кергән Бәчек авылында Г.Тукай туганнарын табып, зурлап очрашулар уздыру, Каюм Насыйриның мирасы буларак "Каюм бабай коесын"торгызу һәм мәчетен Кече Шырдан аваылына күчерүнең, "Татар авылы", "Нолат милли-мәдәни коплексы проектларын да (2013 ел элекке Егоров Сергей Гинадьевич белән акыллашып эшләнгән иде) күтәреп алдылар. Афәрин якташларына! Норлат зонасы авыллары үзләренең тарихи-мәдәни үсеш перспективаларын булдырып, "Норлат милли-мәдәни комплексы" проектын күздә тотып алдагы эшләрендә кулланма итеп алырлар дигән өметебез дә куандыра. Бүгенге көн җитәкчелегенең потенциал көче милли-мәдәни һәм тарих мирасыбызны саклауга юнәлгән, алар булдыра торган бүгенге - яңа көч! Уңыш халык белән бергә табыла. Милли мәгарифне, мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләребезне баетып киләчәк буынга, тулы мирасыбызны яшьләргә ирештереп калдырудан да зур максат булуы мөмкин түгел
Шушы тормыш таләпләрен уйладык та, авыр һәм бик катлаулы булса да, көчемнән килгән кадәр милли-мәдәни үзәгенең эшен дәвам итәргә, кабаттан, алындым. Ярдәм итәргә омтылган район, республика җитәкчеләренә һәм фидакәрь милли җанлы милләттәшләремә зур ышаныч белән карыйм, аларны олы хөрмәт итәм. Уңышларыбыз барыбыз өчен дә уртак булсын! Шатлык, куаныч, тынычлыкта бердәм булып яшик! Алга киттек. .
Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе
Клара Мәрдан кызы Филиппова
19.08.2017 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев