Интернет заманы бит, аяк талдырып йөрисе юк, кул астындагы замана гаджетлары җан теләгән нәрсәне ачып бирә. Ихтыяҗ юк дәрәҗәсендә булуга карамастан, Яшел Үзәндә 13 китапханә эшләргә җан талаша. Тик алар муниципалитет бюджетыннан үзләренә бүлеп бирелгән чыгымнарны акларлык дәрәҗәдәме соң? Безнеке кебек чагыштырмача зур булмаган шәһәргә бер дистәдән артык китап йорты тоту кирәкме икән? Аларны, җиренә җиткереп төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган 2-3 китапханә итеп берләштерү отышлырак булмасмы? Районыбыз башлыгы Александр Тыгин, әлеге мәсьәләләргә азмы-күпме ачыклык кертү максатыннан, китапханәләргә барып, фондлары, шунда укучылар күләме белән танышты, хезмәткәрләр белән аралашты. Беренче визит «Алые паруса»га ясалды. Биредә ике оешма ярдәме белән ремонт ясалган. 19000лек фонды булган бу китапханәнең 1600 укучысы бар. Көненә уртача 30-40 кеше кереп чыга икән.
- Төзекләндерү эшләре барышында күпмедер кеше башка китапханәләргә йөри башлады. Әлбәттә, совет чорындагы кебек, су буе чират тезелеп тормый, шулай да рухи азыкка сусаган, компьютер яки телефоннан түгел, нәкъ менә кулларына китап тотып укырга яратучылар да күп, - ди, хезмәт хакының аз булуына карамастан үз эшен чын күңелдән яратып башкаручы Светлана Григорьева.
Жуков, Заикин урамнарында урнашкан китапханәләрдә дә бер үк күренеш - бушлык. Китаплар күп, интернет белән җиһазландырылган уку заллары да бар - укучылар юк. Әйе, җәй, китап тотып утырырга вакыт та, теләк тә юк. Абунәчеләр исемлегенә күз салгач ук, күпчелекне мәктәп укучылары тәшкил итүе ярылып ята, алары да югары сыйныфлар түгел. Хәтта бер үк авторлар, әсәрләр дә шул ук. Балалар укытучылары кушкан китапларны укый. Әле анысы да икеле. Өенә алып кайта, укыймы-юкмы ул аны? Бер малай тапшырырга алып килгән «Каштанка»ның ни белән тәмамланганын сөйләп бирә алмады. Замана балалары совет чорында төшерелгән мультфильмнарны да карамый бит хәзер, караса, һичшиксез әлеге матур әсәрнең ахырын исенә төшерер иде.
- СССР - дөньяда иң күп укучы милләт иде. Бу - белемле Россия дигән сүз. Тик хәзер барлык коммуникация законнары үзгәрде. Укымый башладык һәм шуның белән бәйле рәвештә мәдәният, фикерләү һ.б үзгәрде. Китапханәләр системасын тамырдан яңартырга кирәк, чөнки алар бүгенге көн таләпләренә җавап бирми, искергән. Кеше тәүлегенә 50 тапкыр телефонында актарына икән. Бу аның йокыдан калган вакытын информация коесына чумып уздыра дигән сүз. Нәрсә эзли ул анда? Мондый психологик законнарның үзгәрешен игътибарсыз калдырырга ярамый. Шуңа күрә китапханә эшчәнлеге идеясе, юнәлеше яңадан каралырга тиеш. Бездән хәзер яңа сорауларга җавап бирү таләп ителә, иң беренче чиратта үз-үзебезгә. Аңлаганнан соң гына, моны халыкка җиткереп булачак, - дип, китапханәләрдә күргәннәренә анализ ясап һәм чыгарган нәтиҗәләргә карашы белән уртаклашты Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин. - Без, таләпләрне формалаштырып, төп функцияне башкарабыз. Халыкның әзер таләпләренә, мәнфәгатьләренә җавап бирәсе бик җиңел. Шуңа күрә, әдәбиятка, китапханәгә ихтыяҗ булырга тиеш. Үзгәрегез. Сез бүгенге хәлдә заман белән үзгәргән халык таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел.
Гөлнара Вәлиева, Илсөя Завилейская фотосы.
Нет комментариев