Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Китап бәйрәме»нә кире кайтып

Күптән түгел генә Горький исемендәге мәдәният сарае китапханәсенең уку залында Татарстан язучылар берлегеннән бер төркем милләттәшләребезгә якыннан таныш булган шагыйрьләр - Әхәт Гаффар, Фирүзә Җамалетдинова һәм татар мәгарифен үстерүгә зур өлешен керткән галим Гинадий Максимов белән бик җылы очрашуда катнашып, зур гына рухи тәэсирләр алып таралышкан идек.

Язучыларыбызның килү максатлары да бик җитди иде, чөнки милләттәшләребезнең чын һәм ихлас күңелләрен яктырта белүче, олпат милли әдибебезне - 2017 елдагы Г.Тукай примеясенә кандидат итеп күрсәтелүенә һәм яклаучыларга өметләнеп тә бик матур чыгышлар тыңланды. Ә без - яшел үзәнлеләр мондый изге өметләрнең тормышка ашуына каршы килүчеләр түгел. Милләттәшләребезнең алдынгы адымнарына без һәрвакыт кушылабыз, хуплыйбыз, лаек икән - без биш куллап риза. "Китап" сөючеләр бәйрәмен оештыручыларга, бигрәк тә һәр милли-мәдәни чараларны профессионал югарылыкта алып баручы Римма Әхмәтхановага бик тә рәхмәтлебез.

Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

Клара Мәрдан кызы Филиппова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев