Кисәтми генә пропискадан төшерә алалармы?
– Мин һәм 13 яшьлек улым, каенанамның шәхси милке булган өйдә теркәлгән. Ирем белән аерылышканга ике ел. Каенанам әйтеп тормый гына безне пропискадан төшерә аламы?
– Пропискадан мәҗбүри чыгару суд тәртибендә генә мөмкин. Элекке гаилә әгъзасын теркәлүдән төшерергә ярый, әмма балалар элекке гаилә әгъзасы була алмый.
Шуңа күрә, милек хуҗасы иң азы, оныгына 18 яшь тулганчы, аны пропискада тотарга мәҗбүр була. Ә сез, теркәлүдән төшермәүләрен судтан сорый аласыз, чөнки балигъ булмаган балалар әти-әнисе яки аларның берсе белән яшәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев