Район һәм шәһәр җитәкчелегенә нинди генә проблема, сорау белән мөрәҗәгать итмиләр.
Узган май аенда гына да 511 кеше күңелен борчыган мәсьәләләрне «Халык контроленә» юллаган.
Районның башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин сүзләренә караганда, халык аеруча торак-коммуналь хуҗалыкка, тирә-юньне төзекләндерү, төзелеш һәм юлларга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә. Шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләргә зарланучылар да арткан. Васильево бистәсендә 2нче мәктәп янында чүп-чар тулган, сазлык бервакытта да чистартылмый, дип борчылган берәү. Берновые Ковали авылы янындагы елга буенда да шундый ук хәл. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең барысы да уңай якка хәл ителгән. Янәдән пычратып куймасалар ярый ла.
Газонга, балалар мәйданчыгына куелган машиналарга борчылып та «Халык контроленә» язучылар бар. Ә «Позис» кибете янындагы газонга прицеп куеп сәүдә итүче хакында битараф булмаган гражданнар хәбәр иткән. Башкарма комитетның сәүдә бүлеге административ техник инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә урынга чыгып, күчмә киоскның хуҗасы белән аңлату эшләре алып барган. Чәчәкләр үсәргә тиешле урыннан киоск алынган.
- Сәүдә киоскын тиеш булмаган урыннан юк иткәнсез, ә җәзасын тиешенчә бирмәгәнсез. АТИ хезмәткәрләренә бер кисәтү белән генә чикләнергә кирәкми. Халыктан шалтыратулар кабул итәбез икән, эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк, - дип канәгатьсезлеген белдерде район башлыгы Александр Тыгин.
Күп мөрәҗәгатьләр балалар мәйданчыгының аяныч хәлдә булуына да кагыла. Күп урында хәтта сабыйларыбызга рәхәтләнеп уйнар өчен ком да юк. Җәй җитте, димәк, балалар - урамда. Идарәче компаниясе җитәкчеләре күзәтү ясап, рәтлисен төзәтеп, комлыкларны карап чыксын иде. Балаларның ялын оештыру, иминлеген саклау беренче урында булырга тиеш.
Алия Гаязова
Нет комментариев