Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кискән икмәк кире ябыша ул...

...Газетада хатлар бастырасыз, бик кызыксынып укыйбыз, гыйбрәт алырлыклары да бар, киңәш бирәсе килгәннәре дә.

Мин үзебезнең танышлар турында язарга булдым, аларның тормыш юллары сикәлтәле, гади генә түгел. Рамазан айларында кешенең эчке киемендә казыну, гайбәт итеп кабул итмәгез, язганчы, алдан рөхсәт сорадым. «Яз, тик исемнәребезне үзебезнекен күрсәтмә», – диделәр.

Әлеге күптәнге танышларым рус милләтеннән – Дима белән Маша. Алар кайчандыр үзләре югары белем алган институтта танышкан. Беренче караштан ук гашыйк булмасалар да, бер-берсен ошатканнар, әмма әле ул вакытта егет белән кыз кебек очрашмаганнар. Дима – чибәр ир, бик күп хатын-кызларның башын әйләндергән. Ә Маша гади генә, матур дип тә, хәтта мөлаем дип тә әйтмәс идем.

Инде институтны тәмамлагач, болар очраклы рәвештә урамда очрашкан, сөйләшеп киткән һәм шуннан бер-берсе белән телефон аша аралашкан. Аннары бөтен җиргә парлашып йөри башладылар. Маша Дима янында тагын да тоныкланып кала иде. Егет – күз алмаслык чибәр, ә кыз берни белән дә игътибарны җәлеп итә торган түгел – гап-гади авыл кызы. Әмма Диманы Машада ни дә булса җәлеп иткән, күрәсең. Туй ясадылар. Кызлары туды. Гаиләләре, болай, шундый ук гаиләләрдән артык берние белән дә аерылып тормады. Бер очрактан кала...

Дима, өч ел бергә яшәгәннән соң, кинәт үзенең хатынын яратмавы һәм хәзер генә дә түгел, ә беркайчан да яратмавын аңлаган, бу хакта сүзләрен жәлләмичә хатынына җиткергән. Бу гына да түгел, кем акыл биргәндер, барып, әтилеген раслау өчен, ДНК-тест ясаткан. Аның һәм аннары инде без – калганнарны да шаккатырган нәрсә – кызларының Диманыкы булмавы ачыкланды...

Әлбәттә, аерылыштылар. Хатыны белән бала фатирдан куып чыгарылды. Алар Диманың әти-әнисе белән бергә яшиләр иде. Машаның Яшел Үзәндә беркеме дә булмаганлык­тан (ул Киров өлкәсендәге бер авылдан), фатир арендалап, кызы белән шунда яшәүдән башка чара калмады. Өстәвенә, баланы тиз арада бакчага урнаштырып, үзенә эшкә чыгарга туры килде.

Ике еллап вакыт үтте. Дима үзеннән ун елга яшьрәк җилле генә кыз белән очрашырга өлгерде. Ә озак та үтми Дима белән Машаның кабат очраша башлауларын ишеттек. Хисләре кабат уянган булып чыкты. Әлеге көтмәгәндә кабынган хисләрнең нәтиҗәсе Машаның балага узуы булды. Тагын ЗАГСка барып, өйләнешергә карар иттеләр. Гаилә кабат кушылды һәм тиздән мәхәббәт һәм дәрт җимешләре дөньяга килергә тиеш. Бу юлы бала чынлап та Диманыкы булырга тиеш инде. Әгәр инде күңеленә шик керсә, теге вакыттагы кебек ДНК-тест ясатмый калмас...

Бер кискән икмәк кире ябышмый, диләр дә, карап карыйк, бәлки ябышып та китәр. Без аларга бары бәхет телибез. Аерылышып, пәра-хара килеп яшәүләре беркемгә дә рәхәт түгел. Менә шундый хәлләр...

Үзем яшеренеп тормыйм,
Яшел Үзәннән Альбина булам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев