Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кировта күп балалы хатын яңа туган игезәкләрен раковинада батырып үтергән

Киров шәһәрендә күп балалы хатын ваннада игезәк балалар тудырган һәм сабыйларны раковинада батырып үтергән.

Хәзер үзе хастаханәдә ята, аны ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 26 декабрьдә була. Россия Тикшерү комитетының Киров өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «Яңа туган балаларны үтерү» турында җинаять эше ачкан.

«Күп балалы хатынның якын танышы – ир-ат әлеге вакыйга турында сөйләде. Хатын аңа шалтыратып, балалар белән утырып торырга сорый. Ир фатирга килә. Бу вакытта балалар йоклый. Бераздан ир-ат хатынның кычкырганын ишетә, ваннада су шаулый. Ир-ат ишекне ачарга сорый, хатын ишекне ача – ваннадагы раковинада яңа туган ике бала мәете була», – дип сөйләгән телеканал чыганагы.

Якынча белешмә буенча, хатын авырлы булуын якыннарыннан яшерә. Ваннада бәбиләгәч, яңа туган малай белән кызны раковинада суда батырып үтерә.

Бу хатынның 4 баласы бар. Аларны аталарына биргәннәр. Ир белән хатын аерылышкан.

Хатынның үзен хастаханәгә салганнар. Үпкәләрен җилләтү аппаратына тоташтыру сәбәпле, ул гамәлләренә аңлатма бирә алмый әле, диелә хәбәрдә.

Чыганак - фото:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев