Киптерелгән җимешләр белән “Мазурка” кексы
Әлеге хуш исләр таратучы тәмле десерт бик гади һәм тиз әзерләнә.
Кирәк була:
- 300-433 гр киптерелгән җимешләр катнашмасы (күрәгә, йөзем, кара җимеш, инжир, мүк җиләге һәм әстерхан чикләвеге)
- 2 данә күкәй
- 6 аш кашыгы шикәр комы
- 6 аш кашыгы он
- ½ чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель)
Әзерләү:
- Күрәгә, чикләвек, инжир һәм кара җимешне кисәкләргә турыйбыз һәм калган җимешләр белән кушабыз.
- Күкәйне шикәр комы белән бергә болгатып күпертәбез, он белән камыр йомшарткычны да шунда салып бутыйбыз һәм җимешләр катнашмасын да шунда кушабыз.
- Барлыкка килгән массаны майланган формага бушатып, 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә куеп 45-50 минут пешерәбез.
- Әзер кексны бераз суытып кисәбез һәм тәмле итеп чәй эчәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев