Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кинорежиссер Владимир Меньшов вафат

Кинорежиссер Владимир Меньшов 82нче яшендә вафат булды. Бу хакта дүшәмбе, 5 июль көнне, «Мосфильм» матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ул коронавирус нәтиҗәләреннән үлде, дип билгеләп үтелә.

«Без чын-чынлап халык режиссеры, миллионлаган кешеләр белгән һәм яраткан кадерле дустыбыз, киностудиясенә иҗади көчен һәм талантын биргән Мосфильм кешесен югалттык», — дип шәрехлиләр «Мосфильм» киноконцерны матбугат хезмәтендә.

26 июньдә режиссер Меньшовның коронавирус инфекциясе белән авыруы билгеле булды. Шул ук вакытта авыру җиңел формада уза дип билгеләп үтелде, әмма Меньшов быел депутатлыкка кандидат булган «Справедливая Россия-За правду» партиясе съездында катнаша алмады.

Владимир Меньшов - Совет һәм Россия актеры, режиссер, сценарист, продюсер, телетапшырулар алып баручы һәм педагог. "Москва слезам не верит" кинокартинасы өчен "Чит телдәге иң яхшы фильм" номинациясендә "Оскар" Америка киноакадемиясе премиясе лауреаты булып тора (1981).
Туган-тумачаларының, якыннарының һәм аның иҗатын сөючеләрнең тирән кайгыларын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев