Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе Яңа ел каникуллары ике көнгә кыскарак була

Экспертлар әйтүенчә, Яңа ел уңаеннан ял көннәре санын «техник сәбәпләр» буенча киметергә ниятлиләр.

Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясе РФ Хөкүмәтенең 2020 елда бәйрәм көннәрен күчерү турындагы карар проектын карый. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Киләсе, 2020 елда, Яңа ел каникуллары сигез көн дәвам итәчәк. Быел һәм узган елда Яңа елда ун көн ял иткән идек.

Экспертлар әйтүенчә, Яңа ел уңаеннан ял көннәре санын «техник сәбәпләр» буенча киметергә ниятлиләр.

Хезмәт кодексы нигезендә, илебездә Яңа елда 1-8 гыйнвар эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала. 2018 һәм 2019 елларда каникулларны 30 һәм 31 декабрь хисабына ике көнгә арттырдылар. Әйтик, узган елда 30 һәм 31 декабрь шимбә һәм якшәмбегә туры килде, шуның нәтиҗәсендә каникулларның вакыты озайды.

2018 елда исә 2017 елның 29 декабре - шимбә көн 31 декабрьгә – дүшәмбегә күчерелде. Шул рәвешле, 30 һәм 31 декабрьдә янә ял иттек.

Быелның ахырында 30 һәм 31 декабрь дүшәмбе һәм сишәмбегә туры килә һәм эш көннәре булачак, шуңа бәйле рәвештә каникуллар вакыты озайтылмаячак. Шимбә һәм якшәмбегә туры килә торган 4 һәм 5 гыйнварны – ял көннәрен 4 һәм 5 майга – дүшәмбе һәм сишәмбегә күчерергә тәкъдим ителә.

Чыганак – «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев