Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе атнада Татарстанда кояшлы һава торышы көтелә

6 июльдә Яшел Үзән районында һава температурасы +24 - +26 градуска кадәр җылыначак.

Бүген, 6 июльдә, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Минималь һава температурасы төнлә +10 - +12 градус, көндез максималь температура + 24 - +26 градус.

Узган тәүлектә Татарстан Көнчыгышка китә торган циклонның тыл өлешендә булды, шуңа күрә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар үтте, көндез явым-төшемсез һава температурасы +18 - +23 градустан артмады. Әмма якын көннәрдә һава шартлары киң һәм аз хәрәкәтле антициклон йогынтысы белән билгеләнәчәк.

6, 7 һәм 8 июльдә аз болытлы һава көтелә. Бу чорда явым-төшем аз булырга мөмкин.

6, 7 июльдә төнлә һава температурасы +8 - +15 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +22 - +29 градуска кадәр җылыначак.

8 июльдә төнлә һава температурасы +12 - +17 градус, көндез +27 - +32 градус булачак.

9 июльдә явым-төшем ихтималы аз. Температура фоны тагын бераз артачак һәм төнлә +15 - +20 градус, көндез +28 - +33 градус булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, шимбә, 10 июльдә, урыны белән бераз яңгырлы эссе һава саклана. Төнлә һава температурасы +15 - +20 градус, көндез +28 - +33 градус булачак.

Шул ук вакытта, 12 июльгә кадәр Татарстанның Ерак көнчыгыш районнарында урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 класс), ә республикада урыны белән – югары (4 класс). Янгыннарны булдырмас өчен үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, ә янгын чыккан очракта - РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус хезмәтләре («01» телефоны), ЕДДС («112»телефоны) телефоннарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев