Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләсе атнада күп итеп кар явар дип көтелә

"Озак вакытка ясалган фаразлар һәрвакытта да чынга ашып бетми", - диде Юрий Переведенцев.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, киләсе атнада Казанда күп итеп кар явар дип көтелә. Бу турыда КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

5 февральдә көн дәвамында 5,2 мм күләмендә явым-төшем булачак, төнлә белән тагын 1 мм кар явачак. Көндезге температура -17 градус булыр дип көтелә. Шулай итеп, тәүлек эчендә 6 мм чамасы кар явачак. Бу шактый күп кар. Фаразның чынга ашу ихтималлыгы 565 процент, диде ул.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 31 гыйнварда Казанда 9 градус салкын булачак. Болытлы һава, кыска вакытлы кар явачак. Төнге сәгатьләрдә температура -15 градуска кадәр төшәчәк. 1 февральдә көндез -8 градус салкын, төнлә -11 градус салкын көтелә. 2 февральдә көндез -6 градус, төнлә -10 граудус булачак.

31 гыйнвардан 2 февральгә кадәрге көннәрдә болытлы һава булачак, кыска вакытлы кар явар дип көтелә. "Хәзер шәһәрдә бераз җылытты. Без Атлантикадан килгән циклонның кырый чигенә эләктек. Бу бик киң циклон", - диде Переведенцев.

3 февральдән суыта башлый. Көндез температура -10 градуска, төнлә -11 градуска кадәр төшәчәк. 4 февральдә көндез -19 градус, төнлә -22 градус салкын көтелә. 5 февральдә көндез -17 градус, төнлә -24 градуска кадәр салкынайта.

"Өч көн алдан фаразлар туры килә. Озак вакытка ясалган фаразлар һәрвакытта да чынга ашып бетми", - диде Юрий Переведенцев.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев