Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Килде ул көн күкрәкләрдә, орден-медальләрне чыңлатып!

Бөек Җиңү бәйрәме быел да авылдашларыбызны сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыйды.

Ел саен Җиңү көне мәктәп укучыларының чыгышы белән башланып китә.

Быел исә алар аеруча ныклап хәзерләнгән, бөтен ил буенча уза торган "Үлемсез полк" маршына кушылып, сугышта катнашкан авылдашларыбызның, шулай ук һәлак булганнарының да портретларын күтәреп митингка җыелдылар.

Мәктәп коллективының, оештыручыларның тырышлыгын билгеләп үтәсе килә. Митингта район вәкиле, авыл җирлеге башлыгы Ренат Баһаветдинов, ветераннар советы рәисе Р. Тагиров һәм башкалар бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар.

Кызганычка каршы авылыбызның ике хатын-кыз сугыш ветераны Нурмиева Талига апа белән Рахматуллина Сара апалар авыру сәбәпле тантанага килә алмадылар. Сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарының килә алганнарына чәчәкләр бүләк иттеләр,шушында ук кыр кухнясында пешерелгән тәмле ботка белән дә сыйладылар.

Һәрбер оешмадан куелган веноклар сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз батырлыгын баш иеп искә алу булды. Митингта катнашучыларның уенда да, телендә дә бары бер теләк, тыныч булсын дөньялар, сугыш афәтләре башка кабатланмасын!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев