Орден-медальләрен балкытып, парадта горур атлап узучы ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя барган саен, әлеге көннең кадере арта барадыр, мөгаен. Шуңадыр аны елдан-ел масштаблырак итеп үткәрәбез.
Бүгенге, дөньялар сугыш буталчыклары белән күңелләрдә шом тудырган заманда, тыныч тормышның кыйммәтен хәтерләребездә яңартып, кадерен белергә өндәүче бәйрәм буларак та бик актуаль ул. Шөкер, афәтләрсез яшәвебезгә быел 71 ел булды. Шушы матур тормышыбызны яклап, яу кырында башларын салганнарга хөрмәт һәм рәхмәтләрен белдерергә 30 меңнән артык яшел үзәнле 9 май көнне Җиңү паркына килгән иде.
...Тантана иртәнге унда, «Авангард» стадионында курантлар тавышы һәм дикторның 1945 елның 8 маенда Берлинда германия хәрби көчләренең берсүзсез капитуляциясе турындагы актка кул куелу турындагы игъланы белән башланды. Ул халыкның «Ура!!!» авазларына күмелде. ЯҮМР хәрби комиссары, полковник Рамил Батршин парадны сәламләгәннән соң, районыбыз башлыгы Александр Тыгин яшел үзәнлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады:
- Безнең бурыч - сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында кайгырту. Һәм фронтовикларның үлемсез батырлыкларын хәтеребездә саклау. Кызганычка, хәзерге вакытта тарихны үзгәртеп язып, җинаятьчеләрдән герой ясарга маташуларын күрәбез. Тик без ул коточкыч сугышның чын җиңүчеләре кем икәнен беләбез һәм онытырга хакыбыз юк. Сезнең алда баш иябез, ветераннар!» - дип ассызыклады һәм җыелган халыкны, 9 майның иң дулкынландыргыч мизгеле - Үлемсез полк акциясендә катнашырга чакырды.
Гөлнара ВӘЛИЕВА
Марат Хәялетдинов фотосы
Тулырак - газетабызның 34нче санында.
Нет комментариев