Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Киләчәк»нең өмете куанычлы

55 нче номерлы "Киләчәк" исеме белән безне зур өметләргә инандырып торучы балалар бакчасыннан ак көнләшү белән куанып, шатланып кайттым.

Андагы матурлык, нәфислек тәрбия учагының ишеген ачып керүгә үк күзләрне камаштыра һәм иркәли дә. Әле соңгы елларда гына ачылган балалар бакчасына куелган максат та, бик тә катлаулы. Дәүләтебез куйган төп бурычларны да тормышка ашыру өчен, телебезнең бүгенге мескен хәлен, ата-аналар, тәрбиячеләр һәм җитәкчеләребез тарафыннан гаять дәрәҗәдәге җитдилекне аңлау таләп ителә. 2030 елга кадәр язылган "Милли мәгариф системасын үстерү концепциясен" тормышка ашыру буенча "Юл картасы" булдырылды. Республикада беренчеләрдән булып, Яшел Үзән муниципаль районы милли-мәдәни үзәгенең карары буенча, 2016 елның ноябереннән шәһәребезнең балалр бакчасының һәрберсендә, "Балаң бәхете - телеңдә", - дигән проект белән (авторы К.М.Филиппова) татар балаларының ата-аналар җыелышларын утыз дүрт бакчада, район башкарма комитеты раслаган график буенча, уздырып чыктык. Дәүләтебезгә мең-мең рәхмәтләр! Балалар бакчасындагы тиешле тәрбия бирерлек барлык шартлар да тудырылган. Һәрберсендә матурлык, чисталык һәм зәвыклылык шатландырса, ә менә татар, урыс телләрендәге сөйләмнәрнең камиллегенә ирешү юнәлешендәге бурычларыбыз санап бетергесез. Тәрбия бирү дә төрле бакчада төрлечә. Бу урында мин тукталып калырга мәҗбүрмен. Без бу җыелышларны бакчадагы хезмәт куелуына анализ ясауны максат итеп куймадык, бары тик әти-әниләрнең татарча белмәве һәм балаларына үз ана телләрен өйрәтергә теләмәүләренең сәбәпләрен генә ачыклыйсы һәм аңлашасы килгән иде. Шуның өчен дә без җыелышларны бары тик татарча милли телдә алып баруны да максатка яраклы дип уйлаштык. Җыелышлар ата-аналар соравы буенча хәзер дә дәвам итә. Чыннан да, милли аңыбызның түбәнлеген аңлаган ата-аналарыбыз бик актив әзерлектә катнаштылар, урыс һәм татар балаларының татар телендәге чыгышлары кемне генә битараф калдырыр икән? Бу бит безнең төп яшәү кануны! Бакчаларда татар төркемнәре, чип-чиста татар мәктәбенең булуы бүген - без аңларга тиешбез.

Клара Филиппова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев