Киләчәк мохитне бергә сайлыйк
Илебездә 2027 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү старт алды.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Ул «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты нигезендә уза.
14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталы аша тавыш биреп, кайсы парк, сквер яки башка җәмәгать территориясе яңартылачагын сайлый ала.
Яшел Үзән районында да киләсе елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү бара. Ул 12 июньгә кадәр дәвам итә.
Исемлектә район буенча йөзләгән объект бар. Яшел Үзән районында тавышка куелган объектлар арасында:
– «Полукамушки» тарихи кварталы (3нче чират);
– Осиново авылындагы Җиңү паркы һәм җәяүлеләр бульвары (Җиңүнең 40 еллыгы урамы);
– Васильево бистәсендә Карасиха күле яр буе (4нче чират);
– Әйшә авылындагы Хәтер скверы (Яшьләр урамы).
Тавыш бирүнең ике ысулы бар:
– zagorodsreda.gosuslugi.ru сайты аша (Дәүләт хезмәтләре порталы аша кереп);
– «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы ярдәмендә.
Һәр тавыш мөһим! Тавыш бирү – үзебез яшәгән мохитне яхшыртуга керткән өлеш ул.
Битараф калмыйк – киләчәк мохитебезне бергәләп сайлыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев