Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киявем кызыма хыянәт итә

...Кызлар, сезгә шалтыратып, күңелемне мәче кебек туктаусыз тырнаган серем турында сөйлим әле.

Сезгә сыя бит барысы да, газетаны укып барам, андыйлар бер мин генә түгел икән...

Кияүнең кызыма хыянәт итүен белеп торудан йөрәгем авырта. Көтмәгәндә белдем. Кызыма бу турыда сөйләргә кыюлыгым җитми. Ул ике бала белән өйдә утыра, ә шул вакытта ире күңел ачып, гүләйдә йөри. Гаиләләрен саклап калырга ничек ярдәм итим икән дип баш ватам.


Кияүгә чыкканчы кызым артыннан күп егетләр йөрде, ул минем чибәр дә, акыллы да. Ире буласы Айрат очраганчы аңа беркем дә ошамады. Нәрсәсе белән җәлеп иткәндер инде, белмим, җитдилекнең «җ» хәрефе дә юк, бушкуар. Алар танышкан вакытта ул кызымның иптәш кызы белән йөри иде. Шуны белә торып, минем кыз Айрат белән яшерен очраша башлады. Ә тегесе канәгать: бер үк вакытта үзенә башларын җуеп гашыйк ике кыз белән йок­лап йөрү рәхәт бит!
Кызымны кисәттем, кияүгә чыгарга ашыкмаска куштым. Башта кара, тикшер, рәтле егет берь­юлы ике кыз белән йөрми, дидем. Артыннан йөгереп йөрерлек итеп нинди лапшалар элеп бетергәндер кызлар колагына, башыма сыймый. Хәзерге яшьләрне дә аңламыйм: элек үзен хөрмәт иткән бер генә кыз да андый буш куыкка, «бабник»ка борылып та карамас иде. Кызым мине ишетмәде дә, аның бу көндәшлек көрәшеннән җиңүче булып чыгасы килде. Тиздән йөкле икәнен белдек. Үземне кулга алып, Айрат белән сөйләшергә булдым. Катгый итеп сөйләштем, минем алда ук теге кызга шалтыратып, араларын өзде. Бер көннән соң, йөзек тотып, кызымның кулын сорарга килде. Шул юньсезне ул вакытта мәҗбүр итүемә хәзер үкенәм. Кызым аның белән бәхетле түгел.

Уллары туды. Гадәти гаилә кебек яши башладылар: кияү яхшы түләнә торган эшкә урнашты, кызым декретта утырды. Оныкка өч яшь тулганда, кызым үзенең йөкле булуын хәбәр итте. Бу яңалыкка ни дияргә дә белмәдем. Ире беренче баласы белән дә бөтенләй булышмады, кызым берүзе тартты. Кая барасың инде, Сәмирәбез туды. Аларга ешрак барып булышырга тырыштым. Әскәр инде балалар бакчасына йөри башлады, кызым өйдә бөтерелә, ничек барына да өлгерергә белми. Миңа аны арыган һәм кәефсез күрү кыен иде.


Бервакыт эшемдә тоткарландым, ул көнне кызыма булышыр­га бармаска булдым һәм парк аша җәяү генә өй ягына юл алдым. Шунда күземә күренә дип торам, кияү бер кыз белән җитәкләшеп йөри! Аннары кочаклап, үбә башлады. Яннарына барып, мордасына сыптырасым бик килсә дә, үземне тыеп калдым. Әгәр дә ул вакытта ярсуыма юл куйган булсам, ни белән бетәр иде. Кызым нишләр иде? Минем аңа дошман буласым килми.


Кемгә кияүгә чыкканын кызым белде. Иренең «сулга» йөрия­чәген көтәргә була иде. Күргәннәремнән соң озак кына үземә килә алмадым. Берничә көн кызыма шалтыратмадым да, бармадым да. Түзмәм, барысы турында да сөйләп бирермен дип курыктым. Дәшми тору авыр, тик кызымның күзләрен ачып, йөрәген яру – тагын да авыррак.
Минем килмәвемә кызым борчылып, шалтыратты. Мин бераз аврып торам, оныкларыма ияртәсем килми, дип ялганладым. Хәзер алга таба үземне ничек тотарга белмим, нишләргә? Кызым янына бармый торып булмый бит инде, булышасым да килә – барам. Кайвакытта сүз арасында кияүгә карата төрткеле сүзләр ычкынып китә, әле ярый кызым аларга игътибар итеп, төпченеп тормый.
Кияү эшендә еш кына тоткарлана, ышту сииин, хатыны һәм балалары өчен куәтле эшли бит! Аның ялганын тыңлау саруымны кайната. Туйдырды, тик дөрес­лек белән дә нишләргә белмим. Кызым миңа точно ышанмаячак. Ирен ярата һәм үзен шул хыянәтчесенең бердәнбере дип уйлый. Андыйлар үзгәрми дип мин аңа туйга кадәр үк әйткән идем. Тик аңа иренә ышанасы, ә мине ялганлауда гаеплисе җиңелрәк. Кияүгә яла ягып, аларны аерырга телисең дип, ул мине күрә алмый башларга мөмкин. Кызым һәр ситуациядә ирен яклый.
Күргәнем турында әйтмичә йөрү миңа да авыр. Көннән көн авыр. Тиздән бөтенләй түземлегем бетәр дә, кызыма барын-барын да ачып салырмын. Ул вакытта бомба шартлауга тиң булачак. Чөнки эчемдә җыела, үсә ул төер.
Әгәр дә кияүне стенага терәп, барысын да хатынына сөйләргә мәҗбүр итсәм? Бу әле ул шулай итәчәк тә дигән сүз түгел. Без аның белән беренче күрешкәннән үк бер-беребезне үз итмәдек. Шуңа күрә, аның мине үзен яратмауда, аңа каршы булуда гаепләве бар. Нишләргә соң миңа менә бу хәлдә, йә?! Бер Аллаһ кына белә. Кызымның гаиләсен саклап калуда мәгънә бармы? Әллә, ничек бара – шулай дәвам итсенме? Әллә, тотарга да сөйләргәме – ни булса, шул булыр. Башым каткан.

Киңәш көтеп, Рәзинә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев