Кияүгә чыгу өчен алдалаган
Исәннәрмесез «Яшел Үзән» кызлары, сезгә зур сәламнәремне юллыйм!
Газета килгәч иң алдан хатларга күз йөртеп чыгам, нинди генә гыйбрәтле язмышлар юк инде. Үзем дә язып карарга булдым әле менә, кызым сөйләгән хәл, дус кызы турында. Башкаларның андый юләрлек эшләүләрен теләмәс идем, ялганнан башланган тормышның ахыры хәерле тәмамланмый ул. Чын дөреслек белән генә яшәгәндә дә чакка туры килә әле. Хатымда исемнәрне үзгәртәм, ачуланмассыз.
Кызымның иптәш кызы, классташы Миләүшә егете Илнур белән йөри башлауларына ике ел һәм соңгы елда «гражданский брак» белән бергә яшиләр. Әлбәттә инде Илнурга болай да бик уңай, араларын рәсмиләштерү турында уйлап та карамый. Хәзер бик күпләр шулай яши. Паспорттагы пичәт ул берни түгел, никах күкләрдә язылган, дип бара. Иң мөһиме – мәхәббәт. Миләүшә аның фикере белән килешсә дә, соңгы вакытларда барыбер язылышып кавышу турында ешрак уйлый башлый: «Болай ак туй күлмәге кия алмыйча картлыгыңа җитәрсең! Шул килеш, Илнурның никахсыз хатыны булып үлеп китәрсең, билләһи!» Шулай итеп, кияүгә чыгу кыз өчен иң мөһим максатка әверелә. Бигрәк тә минем кызымның туенда кәләш гөлләмәсен тотканнан соң көчәя ул теләк. Шул кичне Миләүшә егеттән турыдан-туры сорый:
– Җаным, без дә өйләнешергә тиеш. Туйда кәләш гөлләмәсен тоту – кавышуга! Син мине кайчан ЗАГСка алып барасың?
Мәҗлестә кабып алган Илнур:
– Өйләнеп кем бәхетле булган? – дип авызын ера.
– Бу нәрсә дигән сүз инде? – ди кыз, үпкәләргә җыенып. – Син каршымы? Әллә мин сиңа хатын булырлык түгелме? Йокларга ярыйм, димәк, ә өйләнергә – юк?! Минем белән кавышып уңмассың дип уйлыйсыңмы? Шулаймы?
Уйламыйчарак әйтеп ташлаганын аңлаган егет:
– Миләш, я, ачуланма! Мин бит шаяртып әйттем. Без бу турыда утырып сөйләшербез, яме, тик бүген түгел. Мин сине яратам, бәгырь!
Минем кыз, туеннан соң ай ярымлап вакыт узгач, ирен балыкка озата да, Миләүшәне кунакка чакыра. Классташы аның тормышына, ике бүлмәле фатирда хуҗабикә булуына кызыга (минем кодагый, яшьләр өйләнешкәч, фатирын улына калдырып, әти-әнисе янына авылга кайтып китте, ә кода булырга тиешле кеше күптән вафат).
– Бәхетле син, кыз. Барысы да җайлы гына бара, яхшы яшисең, – ди ул минем кызым өчен шатланып.
– Аллаһка шөкер, зарлана алмыйм, – дип җаваплый кызым. – Ә сез Илнур белән ничек? Әйдә, сөйлә.
– Үзгәрешсез, сөйләрлек нәрсә дә юк.
– Өйләнешик димиме?
– Юк. Яратасың икән, паспортта бернинди пичәт тә кирәкми, ди. Нишләргә дә белмим.
Минем кыз шунда, авызыннан шайтан тартканмени: «Ә син аңа, мин балага уздым, дип әйт», дип куя. Ябыша бит шуңа Миләүшә. Кызымның каршылыгына карамыйча, ялынып, тест-полоскасын да сорап ала (кызым ул вакытта бер айлык корсаклы һәм Миләүшәгә ике кызыл сызыклы тестын да күрсәткән булган).
Иртәгәсен кичке аштан соң Миләүшә Илнурга тест-полосканы сузып: «Безнең балабыз булачак», ди.
Илнурның әти-әнисе бу яңалыкны бик сөенеп кабул итә һәм улларының башлы-күзле булуына шатлана. Туй чыгымнарын да үз өсләренә алачакларын әйтәләр. Шул хәбәрдән соң өч көннән яшьләр ЗАГСка барып гариза бирә. Туйга өч атна бар әле. Миләүшә, ялган ачыкланса нишлим, дип, куркып минем кызга шалтыраткан. Ни кыланганы барып җиткән тегеңә. Әле җитмәсә, инде сигез атналык, дигән бит. Ярый туйдан соң ук узса, җиде яки сигез айлык булып туды, дияр. Ә узмаса?! Әй, бу балалар беләәән! Андый ялганга бармый гына да өйләнешеп була бит! Ул кыз бала егетен яратканга шулай эшләгән инде, чынлап яратмаса ташлаган гына булыр иде. Аллаһ тәгалә бәхетле парлар итеп кавыштырса иде шуларны, дип телим. Әй, бала...
Яшел Үзәннән Гөлназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев