Һава торышы үзгәргән вакытта җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәчәк.
Казанда да урыны белән яшен, кыска вакытлы яңгыр һәм боз яву, көчле җил чыгу ихтималы зур. Башкалада җил секундына 17-22 метрга кадәр җитә, ди синоптиклар.
Сүз уңаеннан: Татарстанның кайбер районнарында атмосфера һәм туфрак корылыгы кушылу сизелә башлаган. Әлеге агрометеорологик куркыныч күренеш игеннәр, гомумән, үсемлекләр өчен куркыныч, ди белгечләр. Болай дәвам итсә, уңыш формалашу куркыныч астына куела, дигән сүз.
Нет комментариев