Кичә Яшел Үзәндә Рамил остаз җитәкчелегендәге сәяхәт бик кызыклы үтте
Балалар белән бергә урман буйлап 7-8 км үтеп, тирә-юнебездәге Аллаһы Тәгаләнең могҗизалы билгеләре белән таныштылар.
Аннары пикник оештырып, балалар сосискалар кыздырды, шаурмалар әзерләп, озак җәяү йөргәннән соң рәхәтләнеп сыйланды.
Табигатьтә балалар бик җиңел һәм табигый «терелә», «җанлана», тирә-юнь дөньяга күбрәк кызыксыну күрсәтә башлый.
Сәяхәт - балаларның гармонияле үсеше өчен бик яхшы мәйданчык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев