Кибеттә, хуҗасы ризалыгыннан башка, чит банк картасы белән түләү: урлашумы әллә мошенниклыкмы?
Товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү максатларында, чит кешенең банк картасыннан (шул исәптән табылганыннан), хуҗасы ризалыгыннан башка файдалану, чит кеше мөлкәтен урлау булып тора. Чөнки карта электрон түләү чарасы һәм ул берүк вакытта аның хуҗасының банк счетына бәйләнгән.
РФ Җинаятьләр Кодексының 159.3нче маддәсенең 1нче өлешендә билгеләнгәнчә, электрон түләү чараларын кулланып урлаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Максималь җәза – 3 ел, шуңа бәйле рәвештә андыйларны зур булмаган авырлыктагы җинаятьләр категориясенә кертәләр. Җаваплылык милекчегә 2500 сумнан артык зыян китерелгәндә башлана.
Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлешендәге «г» пунктында, банк счетыннан мөлкәт урлаган өчен (РФ Җинаятьләр Кодексының 159.3нче маддәсендә каралган җинаять билгеләре булмаганда), җаваплылык каралган. Аның өчен максималь җәза 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү булырга мөмкин һәм ул авыр җинаятьләр категориясенә кертелә. Җаваплылык китерелгән зыянның суммасына бәйсез рәвештә башлана һәм туктатылырга тиеш түгел.
Гамәлдәге законнар нигезендә, сәүдә оешмалары хезмәткәрләренә, банк карталары белән исәп-хисап ясаучыларның шәхесен аныклаучы документлар буенча идентификацияләү бурычы йөкләнмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев