Кибетнең сөт ашамлыклары бүлегендә биойогуртның бәя язылган кәгазендә БЗМЖ язуы нәрсә аңлата
«СОРАУ-ҖАВАП»
Аңлатып бирегез
Кибетнең сөт ашамлыклары бүлегендә биойогуртның бәя язылган кәгазендә БЗМЖ язуын күрдем. Бу аббревиатура сөт бүлегендә генә урнаштырылган. Аның нәрсә аңлатканын һәм ничек шифрланганын әйтегез әле?
БЗМЖ аббревиатурасы «Сөт маен алмаштыручысыз» («Без заменителя молочного жира») дигәнне аңлата. Бу ваклап сату-алу килешүе буенча РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче номерлы карары белән расланган товарлар сату кагыйдәләренең 37нче пункты нигезендә сөт ашамлыкларын башка азык-төлек продуктларыннан визуаль рәвештә аерып алырга мөмкинлек бирүче ысул буларак кулланылырга тиеш һәм шундый мәгълүмати язу сөт ашамлыклары сатылган урыннарда урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев