Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибетчеләребез бик әйбәт

Рәхәт авылда яшәве хәзер. Су, газ кергән, пенсияне дә вакытында биреп торалар. Авылдагы кибеткә дә «Байлык» дип исем биргәннәр хәтта.

Дөрес, байлык, сый-нигъмәт ташып тора бит кибет киштәләрендә! Зөлфия Гобәйдуллина сатып алучыларга ни кирәк - азык-төлек, өй, хуҗалык кирәк-яраклары - барысы белән дә тәэмин итеп тора. Халык та аның турында бары тик мактау сүзләре генә әйтә. Чөнки сатыла торган товар арасында срогы чыкканнары юк. Мин кибеткә кергән көнне кибеттә Равил Зиннуров, Дилә Фәтхуллина, Зәйтүнә Сафиуллина, Рифкать Садыйков, Әнвәр Биктаһиров, Рәхимҗан Нигъмәтҗанов, Әнисә Шәмсиева да товар сатып алырга кергән иде. Алар белән дә сөйләшеп алдым. Барысы да кибетебездән бик канәгать, сатучылар Рәзинә Низамиева, Фирая Сәгыева күз ачып йомганчы кирәк товарны кулыңа тоттыра, диләр.
Шулай эшләгез, авылдашларым! Мактау сүзләре генә ишетергә насыйп итсен.
Рәшидә Тимергалиева.
Казан - Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев