Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибет янында чәчәк сатып утыручы әбине зур гәүдәле ир-ат кыйнап киткән

Ульяновскида 22 сентябрьдә шаккатыргыч вакыйга булган.

Әмма бу турыда 28е көнне генә хәбәр таралган. Шәһәрнең бер супермаркеты яныннан узып барганда, зур гына гәүдәле ир-ат, кинәт кенә, чәчәк сатучы әбине күреп алган. Янына килгән һәм бичараның битенә, йодрыклап, өч тапкыр суккан. Пенсионер карчык шоктан яңагына тотына һәм кычкырып елап җибәрә.

Бу хәл видеокамерага эләккән, кыйнаучы ирне берничә сәгать узгач ук тапканнар.

Ир кеше үзенең кылган гамәле өчен гафу үтенергә тырышып караган. Аннан сорау алу вакытында төшерелгән видео да таралды.

Аның аңлаешсыз сүзләренә караганда, ул үз гаебен таный, ә булган хәл турында: «Әбинең битенә өч тапкыр суктым. Шулай килеп чыкты. Гафу итегез», – ди.

Аңа хулиганлык өчен (ә эшне нәкъ менә шушы маддә буенча кузгатканнар) 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Интертат

Фото: скрин, видео: shot

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев