Районда агымдагы елның 9 аена 1605 бала туган, 1702 кеше бакыйлыкка күчкән. Үлем-китемнең төп сәбәпләре булып элеккечә үк, беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары (56,9%), икенче урында - яман шеш (16,3%), өченче урында тышкы сәбәпләр (травмалар, ДТП, агулану, үз-үзенә кул салу) (8,5%) тора. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан әлеге авыруларны дәвалау һәм кисәтү буенча зур эш башкарыла. Йөрәк-кан тамырлары сырхауларыннан үлүчеләрнең саны быел 5,3% ка кимүе - моның күрсәткече.
Шәһәр һәм район халкы медик-санитар, стационар һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләреннән һәрвакыт файдалана ала. Өч шәһәр поликлиникасында да олылар өчен кичектергесез ярдәм күрсәтү пунктлары эшли.
- Агымдагы ел ахырына кадәр тагын шундый дүрт кабинет булдырырга планлаштырып торабыз. Алар Васильево, Норлат дәваханәләрендә, Карамалы Тау һәм Осиново амбулаторияләрендә ачылачак, - дип хәбәр итте районның баш табибы Илгиз Һидиятов.
Планлы медицина ярдәме күрсәткәндә тәртип булдыру максатыннан, пациентларны табибка «ТРның электрон сәламәтлек саклау» Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы аша яздыру гамәлгә кертелгән. Бу безне барыбызның да үзәгенә үткән су буе чиратлардан азат итте.
14 октябрьдән шәһәребездә Россия өчен уникаль булган «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» инновацион проектына старт бирелде. Аны, хәтерләсәгез, президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, «Сбербанк»ның идарә рәисе Герман Греф, «Ак Барс» Банк идарә рәисе Зөфәр Гәрәев һәм ТРның сәламәтлек саклау министры Адель Вафин тәкъдир иткән иде.
«ТРда яшәүче картасы»н инде куллана башлаучылар аның товар сатып һәм социаль түләүләр алу өчен бик уңай һәм файдалы инструмент булуын аңлагандыр. Әлеге универсаль пластик карта үзендә түләү, социаль, транспорт кушымталарын һәм хуҗасы турында шәхси мәгълүматны сыйдырган. Бүген, яшәүче картасын алган яшел үзәнлеләр электрон хезмәтләр дөньясына юллама ала, дигән сүз. Чөнки аның ярдәмендә автобуска утырып барудан алып, табибка кадәр язылырга була.
- Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе коллективы яшәүче картасын беренчеләрдән булып ала башлады. Чөнки, хәзер пациентлар белән эшләү турыдан-туры шуның белән бәйле. Бүгенге көндә 70% медицина хезмәткәре «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» иясе булды инде, - диде баш табиб. - Аның белән олы яшьтәгеләргә дә күпкә җиңел булачак. Чөнки, поликлиникага килеп, исем-фамилия, туган даталарын һәм полис номерын җыю кайбер пациентлар өчен зур мәшәкать булып тора. Ә яшәүче картасы, инфомат ярдәмендә кемнең кем булуын автомат рәвештә системада шунда ук ачыклый. Медицина хезмәткәрләре бу картаны кулланып, пациентның кайсы төр льготага каравын санаулы секундлар эчендә аңлый. Хәзерге вакытта табиблар, электрон рецептларны формалаштыру һәм күкрәк балаларына бирелә торган бушлай ризыкларына электрон исәп алып бару буенча укый. Шулай ук, карта һәм бердәм санлы челтәр (единая цифровая сеть) ярдәмендә, ашыгыч ярдәм табибларының да тиз арада авыруның сәламәтлек торышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге туды.
«ТРда яшәүче картасы» программасы һәм «Киң күңелле поликлиника - Татарстан проекты» кысаларында 3нче поликлиниканың беренчел звено хезмәтен оптимальләштерү буенча зур эш башкарылып, логистика, маршрутизация тамыры белән үзгәртелгән. Киң күңеллелекнең төп принцибы - медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткән пациент шул ук көнне табибка керә ала, моның өчен дежур табиб кабинеты булдырылган. Яңа модульләрне гамәлгә керткәндә кайбер кыенлыклар да туа, әлбәттә.
Медицина хезмәтенең сыйфаты һәм аның һәркемгә күрсәтелә алуы - беренче чиратта бу һөнәр ияләренең осталыгыннан, профессионализмыннан һәм этикасыннан тора. Юкка гына, киң күңелле, җылы мөнәсәбәтле табиб турында: «Сүзе белән дә ярты дәвалый», - дип әйтмиләр.
Нет комментариев