Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәзер «Кара исемлек» булмаячак

2020 елның 7 декабреннән Яшел Үзәндә җәмәгать транспортында йөргән өчен банк карталары белән түләү этаплап онлайн түләү режимына күчерелә.

Мөһим
Онлайн түләүләргә тест лар үткәрү сентябрь аеннан ук башланды һәм күп кенә пассажирлар йөргән өчен банк карталары белән түләүдә үзгәрешләрне сизде инде.

Тест нәтиҗәләреннән чыгып, башта Базар – Төзүчеләр проспекты буенча №2 маршрутында, ә 2020 елның 1 нче гыйнварыннан Автовокзал – Яңа урам – №1, Мехника көллияте – «Эссен» микро районы – №4, Автовокзал – Дулкын микрорайоны – № 6, Ветераннар йорты – Тимер юл вокзалы – №1В, Сос новый бор – Тимер юл вокзалы буенча №2В маршрутында, өлешчә Яшел Үзән – Васильево № 402 шәһәр чите маршрутында, Василье во – Казан буенча №110 маршрутында онлайн түләү режимын кертү буенча карар кабул ителде.

Моңарчы булган «оффлайн»нан «онлайн» ничек аерыла соң?
– Гамәлдәге оффлайн түләү системасыннан аермалы буларак, онлайн түләү йөрү өчен банк картасыннан акча күчерү – түләү моментында башкарыла һәм билет мөһере белән раслана, «Кара исемлек» барлыкка килми, – дип шәрехли Яшел Үзән ПАТПның матбугат сәркатибе Ислам
Нәбиуллин.

Исегезгә төшерәбез, түләү өчен банк картасын кондуктор терминалына куярга һәм тавыш сигналына кадәр тотарга кирәк. Игътибар итегез, әгәр картаны тавыш сигналын көтеп тормыйча, вакытыннан алда алсаң, терминал мәгълүматны исәп ләп бетерә алмаячак һәм түләү узмаячак, хата турында хәбәр барлыкка киләчәк.

Бу теләсә кайсы режимдагы түләүгә дә кагыла (онлайн һәм оффлайн).
Кирәк булган очракта, берничә пассажир өчен түләргә мөмкин. Картада акча җитми яки банк операцияне кире кага икән, терминалда баш тарту сәбәбе турында хәбәр пәйда була, билет бастырылмый. Пассажир йөрү өчен башка ысул белән түләргә тиеш.

Әлегә «оффлайн» режим гамәлдә булганда, күчеш озакка барачак, дип әйттегез. Үзеңне «Кара исемлектән» ничек төшерергә?
– Әгәр банктан юл өчен түләнмәгән бурычларның түләнүе турында җавап килсә, банк картасы автомат рәвештә «Кара исемлектән төшереп калдырыла, – дип җавап бирә Ислам Нәбиуллин. – Пассажир картаны «Кара исемлек»тән бурычын сайттагы пассажирның шәхси кабинеты аша түләгәч, мөстәкыйль рәвештә үзе дә чыгара ала: https://social-card.uniteller.ru. Юлда йөргән өчен икенче көнне дә түләргә мөмкин (Терминалларда «Кара исемлек» яңартылганнан соң).

Яшел Үзән ПАТП администрациясе искәрткәнчә, теләсә нинди сәбәп аркасында, банк карталары белән юлда йөргән өчен түләү мөмкин булмау, юлда бушлай йөрергә кирәклеген аңлатмый. Бу очракта, пассажир бер тукталыш дәвамында теләсә кайсы башка ысул белән түләргә яки транспорт чарасыннан төшеп калырга тиеш. Юл йөрү өчен электрон түләүгә кагылышлы барлык сораулар буенча Казан шәһәренең «Социаль карта» ААҖ белгеченнән консультация алырга мөмкин 8-9046 70 77 57.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев