Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

Сезне якынлашып килүче Яңа 2022 ел белән котлыйбыз! Бер бәйрәм дә мул табыннардан башка узмый. Ә аның түрендә һәрвакыт хуш исле, йомшак һәм тәмле икмәк була.

Яшел үзәнлеләр яңа ел тантанасына әзерләнгәндә, райондашларыбызның өстәлендә икмәк булсын өчен, безнең комбинат пешекчеләре бәйрәм көннәрендә дә эшли.
Яңа елны ничек каршы аласың – шулай уздырасың, дигән әйтем бар. Шуңа, бәйрәм көннәрен иң якын кешеләрегез, туганнарыгыз белән уздыруыгызны, нык сәламәтлек һәм бәхет телибез.
2022 ел яңа күңелле ачышлар һәм кызыклы очрашулар алып килсен, планнар, иҗат идеяләре, бары тик яхшы яңалыклар һәм финанс уңышларына бай булсын.
Ә безнең икмәк комбинаты сезне яңа елда да сыйфатлы, тәмле икмәк һәм бик күп төрле кондитер эшләнмәләре белән шатландырып торыр.

Киләсе елда хыялларыгызның тормышка ашуын теләп, Яшел Үзән икмәк комбинаты җитәкчелеге һәм коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев