Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Бу якты һәм шатлыклы бәйрәм, элеккечә үк, халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып кала бирә. Ул россиялеләрнең бердәмлеге һәм теләктәшлеге символы булып тора. Бу көнне без тыныч хезмәтебезне данлыйбыз!

Бүген районыбыз файдасына уңышлы һәм намус белән эшләүчеләргә – авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре хезмәтчәннәренә, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, кече бизнес вәкилләренә, башка мөһим тармак белгечләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Бу бәйрәм үз көчегезгә ышанычны ныгытсын, күтәренке кәеф бүләк итсен. Язгы җылылык белән бергә яңа көчләр һәм идеяләр килсен, ә һәрберебезнең хезмәт казанышлары безнең район, республика, илнең алга таба үсешенә һәм чәчәк атуына лаеклы өлеш кертсен!

Һәр йортта бәхет, тынычлык һәм иминлек булсын! Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, язгы, шатлыклы хис-кичерешләр һәм билгеләнгән планнарыгызның уңышлы тормышка ашуын телибез!

Михаил Афанасьев,
Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев