Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең күп меңле коллективы исеменнән сезне чын күңелдән Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлыйбыз.

Бу көн тарихка төбәк һәм тулаем Россия Федерациясе үсешенең яңа формаларын билгеләүче мөһим вакыйга буларак кереп калды.

Бу елларда Татарстан бөтен ил белән бергә динамик үсеш алды һәм хокукый демократик дәүләт, күп партиялелек, иҗтимагый һәм дини оешмаларның азатлыгы шартларында үзенең рухи, мәдәни үзенчәлеген саклап һәм ныгытып яшәргә өйрәнде. 

Бүген Татарстан Республикасы – икътисадый, сәнәгать, социаль һәм мәдәни үсештәге казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана торган куәтле, динамик үсештәге төбәк. Әлеге уңышлар артында - ватанпәрвәрлек, хезмәт сөючәнлек, толерантлык, республика халкының һәм җитәкчелегенең эшлекле һәм иҗади инициативасы тора.

Заводлылар, предприятиеләренә ярдәм күрсәткәннәре, без кабул иткән җитештерү программаларын гамәлгә ашыруда, әһәмиятле заказлар алуда булышулары һәм заводны күп елларга алга таба эш белән тәэмин итүләре өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтле.

Ышанам ки, төбәкнең бай сәнәгать потенциалын үстерүгә юнәлтелгән үзара килешеп эшләү безгә алга таба да иң амбициоз бурычларны - яраткан Татарстан мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк!

Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән хезмәт уңышлары, яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

Александр Карпов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерык җәмгыятенең генераль директоры,
Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерык җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев