Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел Үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Хөрмәтле ветераннар! Кадерле дуслар!

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Татарстан Республикасы көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәм – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы. Анда– туган республикабызның үсеш, уңыш һәм чәчәк атуы нигезе.

Халыкара икътисад институтларының ышанычы, абруйлы экспертларның югары бәяләве, федераль хакимият органнарының безнең башлангычларга актив ярдәм итүе, зур компанияләрнең Татарстанда эшләү теләге һәм омтылышы – безнең сәясәт һәм идарә итү сыйфатын, безнең планнарыбызның чынлыгын тану.

Республика халкының хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, тарихи үткәнгә һәм милли-мәдәни традицияләргә сак караш – кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә ышаныч тудыра.

Без соңгы елларда күп эш башкардык, республиканың социаль-икътисади үсеш стратегиясендә амбициоз, әмма безнең өчен реаль бурычлар куелды.
Татарстан алга таба да Россия үсешенә, аның рухи байлыгын саклауга саллы өлеш кертәчәк һәм илебезнең иң якты һәм кызыклы төбәкләренең берсе булып калыр дип ышанам. Чөнки безнең төп байлыгыбыз – гүзәл Татарстан җире кешеләре, республиканы тагын да матуррак һәм кызыклырак итәргә омтылучылар.

Бу бәйрәм көнендә барлык якташларыбызга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм туган республикабызның чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлектә уңышлар телибез! Һәр йортта бәхет һәм иминлек, ә һәр гаиләдә тынычлык һәм муллык хакимлек итсен!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев