Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Яңа ел – ул кешеләрне берләштерә торган яраткан бәйрәм генә түгел, безнең нәтиҗәләр ясый, туганнарыбызның, якыннарыбызның, дусларыбыз һәм хезмәттәшләребезнең уңышларына һәм казанышларына шатлана торган вакыт. Бу – иң амбициоз планнарны тормышка ашыруга өмет һәм яңа җиңүләр өчен менә дигән старт.
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ коллективының җайга салынган эше нәтиҗәсендә без узып барган елда 22800 проектындагы «Туча» һәм «Тайфун» ике кече ракета корабына, 21980 проектындагы махсус билгеләнештәге катерлар сериясеннән унынчы корабка, BLV03 проектындагы «Александр Парфенов» һәм «Всеволод Пересыпкин» исемендәге ике суднога нигез салдык. дәүләт заказчысына 22160 проектындагы «Дмитрий Рогачев» патруль корабын, 21980 проектындагы махсус билгеләнештәге катерны, А145 проектындагы тиз йөрешле пассажир теплоходын, 22100 проектындагы «Петропавловск-Камчатский» чик буе каравыл корабын, 21631 проектындагы «Ингушетия» кече ракета корабын тапшырдык.
Җитештерү базасын техник яктан яңадан коралландыру һәм модернизацияләү буенча зур эш башкарылды, нефть-газ җиһазларының яңартылган цехы һәм титан кою цехының эретеп ябыштыру участогы ачылды.
Шәһәр төзелеше өчен һәм социаль яктан җаваплы предприятие буларак, без барлык социаль прог раммалар буенча йөкләмәләрне үтәдек, шулай ук шәһәр һәм республика тормышында актив катнаштык. Мәдәни, спорт, мәгариф һәм экология проектларына ярдәм иттек.
Якынлашып килүче 2020 ел безнең алга зур бурычлар куя. Бу җитештерү күләмен арттыру, яңа заказчылар эзләү һәм яңа базарларга чыгу, производствоны техник яктан яңадан җиһазландыру һәм модернизацияләү кысаларында эшне дәвам итү, яңа җиһазлар сатып алу һәм гамәлгә кертү, заводның социаль программаларын гамәлгә ашыру. Боларның барысы да һәркайсыбыздан максималь көч туплау, энергия, тәҗрибә һәм профессиональлек таләп итә.
Завод хезмәткәрләренә үз эшләренә җаваплы караганнары һәм уртак эш уңышына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Кадерле дуслар! Яңа елда һәм Раштуа алдыннан бөтен җирдә аерым шатлык һәм бәхет атмосферасы хөкем сөрә. Бу хисләр сезнең йөрәкләрдә бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә ел буе туганнарыбызны һәм якыннарыбызны җылытып, безгә эшләргә һәм яңа уңышларга ирешергә көч биреп торсын!
Сезгә һәм якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, рух ныклыгы, оптимизм, куелган максатларга ирешүдә үҗәтлек телибез!

Александр Карпов, «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры
Михаил Подгорнов, «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев