Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, өлкән буын кешеләре!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас котлау ларны кабул итегез!

Бу бәйрәм – барыбызга да буыннарның өзелмәс элемтәсе турында искә төшерү өчен тагын бер сәбәп. Нәкъ менә сез, кадерле әби-бабайларыбыз, җәмгыя тебезнең ныклы нигезен тәшкил итәсез, тормыш тәҗрибәсенә таянып, сезнең акыллы киңәшләрегезгә колак салып, уйланылган һәм дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнәбез.
Яшел Үзәндә шәһәр һәм район тормышында актив катнашучы зирәк яшьтәге вәкилләр аз түгел, алар чараларда һәр яктан булганлыкларын күрсәтә, яшьләр белән белем һәм бәһасез тәҗрибә уртаклаша, үз үрнәкләре белән яшь кешеләрдә рухи көч, хезмәт сөючәнлек һәм ватанпәрвәрлек тәрбияли.
Мин сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим! Сезне кайгыртып, яратып торучыларыгыз янәшәгездә булсын, һәр көн шатлык һәм күтәренке кәеф алып килсен!

Михаил Афанасьев,
Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев