Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм!

2021 елга тарихның бер өлеше булып сакланырга бик аз вакыт калды. Яңа ел алдыннан без, гадәттәгечә, нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз.

Узып баручы ел гади генә түгел, әмма Яшел Үзән шәһәре һәм бөтен Яшел Үзән районы өчен бик мөһим ел булды.

Милли проектлар һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шәһәрдә балалар поликлиникасы төзелде, районда халык өчен яңа ФАПлар ачылды, Мирный микрорайонында «Каенлык» паркының яшел үзәнлеләрне үзенә тартып торучы икенче чираты төзелеше тәмамланды. Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре капиталь ремонтланды, яңа мәдәни үсеш үзәге төзелеше дәвам итә. Һәм бу безнең ирешкән уңышларның бер өлеше генә.

Безнең бурыч – шәһәрнең һәм районның барлык өлкәләрендә алга таба үсеше, беренче чиратта, Яшел Үзән матур һәм чиста, халык өчен максималь уңайлы булырга тиеш һәм безнең башкарасы эшләр әле күп.

Яңа 2022 ел һәр йортка, һәр гаиләгә сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, безнең өчен яңа идеяләр, әһәмиятле вакыйгалар һәм яхшы үзгәрешләр чоры булсын. Бәйрәм белән!

Михаил Афанасьев,
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев