Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле укытучылар! Кадерле ветераннар! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм!

Сезнең һөнәри бәйрәмегез - календарьда иң мөһим даталарның берсе. Һәркайсыбызның үз укытучылары бар. Без аларны җылы һәм рәхмәт сүзләре белән искә алабыз.

Педагог - ул һөнәр түгел, ул күңел халәте. Сез балаларны гына өйрәтеп калмыйча, аларга әхлакый һәм рухи кыйммәтләр сеңдерәсез, шәхес формалаштырасыз. Сез безнең киләчәгебезне, Яшел Үзән районының, республиканың һәм илнең киләчәген төзисез.

Минем гаиләдә дә педагоглар бар, мин үзем дә гомеремнең бер өлешен укытуга һәм фәнни эшкә багышладым. Шуңа күрә минем өчен Укытучылар көне Гаилә бәйрәме диярлек.

Беркайчан да һөнәри дәртегезнең сүнмәвен, гел үсештә булуыгызны, сайлаган юлыгыздан ышанычлы баруыгызны телим. Яныгызда һәрвакыт рухи яктан якын һәм яраткан кешеләрегез булсын, ә укучыларыгыз уңышлары белән куандырсын! Бәйрәм белән!

Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев