Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе эшчәннәре! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Сезнең эшчәнлек бик зур җаваплылык белән бәйле, чөнки кешеләрнең тормышы күпчелек очракта нәкъ менә социаль гарантияләрнең үтәлүеннән тора.

Сез көн саен үзегезнең игътибарыгызны районыбызның иң якланмаган яшәүчеләренә бирәсез. Алар - олы яшьтәгеләр, инвалидлар, балалар, гомумән алганда, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗлар.
Социаль хезмәткәр – бу гади һөнәр генә түгел, ул – яшәү рәвеше, күңел халәте. Монда бәгырьсезлеккә һәм битарафлыкка урын юк.
Авыр хезмәтегез, игелегегез һәм игътибарыгыз, шатлык һәм кайгы уртаклашырга әзер торуыгыз, авыр вакытларда ярдәмгә ашыгуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Әлеге мактаулы һөнәр ияләренә нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык телибез! Кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә күпләтә әйләнеп кайтсын!

Ихтирам белән, “Яшел Үзән” газетасы редакциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев