Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле мөэмин-мөселман кардәшләрем! Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелдән котлауларымны кабул итеп алыгыз

Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде.

Тоткан ураза гыйбадәтләребез хакына, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булса иде. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде! Адашуда булганнар һәм начар юлга эләккәннәр, һушына килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән баксыннар өчен, рәхим-шәфкатьләреңне, ярдәмнәреңне бирсәң иде!

Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итеп, ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормышлар насыйп итсен. Шушы изге бәйрәм көннәребездә Ураза гаетендә ихлас күңелдән игелек ле гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.
Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев