Хөрмәтле һәм кадерле хатын-кызлар! 8 Март – халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Яз үз хокукларына баса һәм аның белән бергә иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша.
Безнең бөтен тормышыбыз Ана, Кыз, Хатыннан бөркелгән назлы һәм җылы нур белән яктыртылган. Хатын-кыз һәрвакытта яшәеш, гүзәллек һәм илһам чыганагы булган.
Бернигә дә карамастан, сез һәрвакытта да сөйкемле һәм миһербанлы булып кала беләсез. Бары тик хатын-кызлар гына берүк вакытта назлы да - катгый да, зирәк тә – мәңге яшь тә була ала. Һөнәри бурычын үтәргә һәм йортын ямь белән балкытырга, якыннары турында кайгыртырга бары тик хатын-кызның гына көче җитә. Һәм сез безнең өчен тормышыбызның һәр юнәлешендә иң мөһим кешеләр.
Кадерле хатын-кызлар! Олы йөрәгегез, күңел җылыгыз, дөньябызны яктылыкка, бәйрәмгә, язга күмә белүегез өчен рәхмәт сезгә. Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, аңлашу хөкем сөрсен, киләсе көнгә ышаныч югалмасын, хыялларыгыз һәм максатларыгыз чынга ашсын, йөзегездә һәрвакытта да бәхетле елмаю балкысын, янәшәгездә чын ир-атлар ышанычлы терәк булсын!
Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев