Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле архитекторлар һәм архитектура цехы ветераннары! Кадерле хезмәттәшләр!

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән, Сезне Бөтендөнья архитектура көне белән котлыйм!

Архитектура вакыт рухы һәм кешенең эстетик, хисси өстенлекләре белән тыгыз бәйле. Бүген дөньяның күпчелек шәһәрләрендә җәмәгать киңлекләрен проектлауга һәм аңа яңача карауга, яшәү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар булдыруга аерынкы игътибар бирелә. 
Төзекләндерү проектларына яшәүчеләрне җәлеп итү - тотрыклы һәм аңлы, кешеләргә кирәкле, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерүче проектлар булдырырга мөмкинлек бирә. 
Хөрмәтле Татарстан Республикасы архитекторлары! Сезнең иҗади һөнәрегез нәтиҗәсендә, әйләнә-тирәбез камилләшә, дөньяга карашлар үзгәрә! Чөнки архитектура һәм төзекләндерү сыйфаты, мәдәният һәм зәвык тәрбияләү элементларының берсе. Алар кешенең хисси дөньясына, аның сәнгати образлы ягына тирән тәэсир итә. 
Сезгә бу көнне уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны, тормыш иминлеге, сәламәтлек, бәхет телим! Киләчәктә дә сезнең һәр иҗат җимешегез киләсе буыннарга шатлык һәм матурлык бүләк итсен! 

Хөрмәт белән, Ирек Фәйзуллин 
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев