Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, ветераннары!

ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, ветераннары!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез-Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Гадәттәгечә, октябрьнең икенче якшәмбесендә без, авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә армый-талмый хезмәт куючыларны хөрмәтлибез. Сезнең катлаулы, әмма мөһим хезмәтегез нәтиҗәсендә, Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлекнең тотрыклы үсешен саклап кала, һәм республикабыз иминлегенең һәм чәчәк атуының нигезе булып тора.

Ирешелгәннәр белән тукталып калмыйча, без үз алдыбызга авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген арттыру, яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең матди-техник базасын яңарту, авыл хуҗалыгы продукциясен сату, хезмәт кешеләренең эш шартларын яхшырту мәсьәләләрен хәл итү буенча җитди бурычлар куябыз. Чөнки нәкъ менә агросәнәгать комплексы белгечләренең эш нәтиҗәләре белән республикабыз халкының тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм тормыш дәрәҗәсе бәйле.

Кадерле кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре, сезнең һөнәри осталыгыгыз, туган җиргә мәхәббәтегез һәм четерекле, көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, югары нәтиҗәләр һәм уңышлы эшләр телим!

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев